Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Иртәгә, 30 июльдә, Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

«Көннең икенче яртысында һәм 30 июль кичендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен, көчле яңгыр һәм боз явуы көтелә», — диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, синоптиклар җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр көчәюе турында кисәтә. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр көчәергә мөмкин булуы фаразлана.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/29-07-2020/tatarstanda-yashenle-ya-gyr-m-bozlavyk-k-tel-5760070

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International