Мамадыш егете грант акчасына үз дизайн студиясен ачачак

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Мамадышта туып-үскән Айзат Вәлиуллин шушы көннәрдә « Территория смыслов» бөтенроссия форумында катнашып, 165 мең сум күләмендә грант отты. Ул акчалата ярдәмне ничек сарыф итәргә җыенуы турында сөйләде. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

Хәзер егет Түбән Каманың Лемаев исемендәге Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә укый. Якын киләчәктә егет алынган акчага үз дизайн студиясен булдырачак. Аның исеме DIZ Pls булачак.

 «Проект идеясе дуслары еш кына аңа логотип һәм башка иллюстрацияләр эшләү үтенече белән мөрәҗәгать итә башлагач барлыкка килде», — дип сөйләде Айзат.

«Ул вакытта без социологик тикшеренү уздырдык, төрле яшьтәге кешеләрнең 76 проценты дизайнга өйрәнергә теләүләрен әйтте», — дип уртаклашты егет.

Проектның максаты — дизайнер күнекмәләрен үстерү өчен җиһазланган шәһәр мәйданчыгы булдыру. Проект агымдагы елның 1 сентябрендә эшли башлый, ә ул 2021 елның 23 маенда Түбән Камада тәмамланачак. Бу вакыт эчендә 14 яшьтән 25 яшькә кадәрге 30 кеше укулар узачак. Проект өч юнәлешне күздә тота: «График дизайн (иллюстрацияләр)», «Кушымталар дизайнын эшләү», «Дизайн видео».

«Территория смыслов» форумында барлыгы ун татарстанлы катнашты. Гомумән алганда, алар республикага 1,5 миллион сумнан артык грант акчасын алып кайтачак.

 Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/science/28-07-2020/mamadysh-egete-grant-akchasyna-z-dizayn-studiyasen-achachak-5759591

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International