Район мәдәният бүлеге районның кечкенә тамашачылары өчен берьюлы 2 спектакль әзерли. 28 июльдә 14:00 сәгатьтә аларны «Яшьлек» скверына чакыралар. «Янар чәчәк» һәм «Мәкерне жингән моң» тарихларын курчак телендә сөйләрләр. Сүз уңаеннан, соңгы куелыш белән мамадыш халык театры "Иделкәем" төбәк конкурсы Гран-при иясе булды. Спектакльләр 7 дән 12 яшькә кадәр аудиториягә исәпләнгән, алар бушлай. Тамашачыдан таләп ителгән бердәнбер әйбер - санитария нормаларын үтәү.