Мазиловлар гаиләсе: "өлкән балалар мунча төзергә ярдәм итәргә килгән, шуңа күрә хәзер безнең йортта 21 кеше яши. Бу бәхет түгелмени?"

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Мазиловларның күп балалы гаиләсе үз мунчасын төзергә кереште. Әгәр кайбер детальләр булмаса, бу яңалык булмас иде. Зур төзелешне Николай һәм Любаның уллары башлап җибәргәннәр, шуның өчен аларның берсе хатыны һәм 4 баласы белән Краснодар краеннан килергә туры килгән. Хәзер бу йортта 21 кеше яши. Әниләре бу искиткеч зур тыгызлыкны шатлык белән сөйли.

-Безнең 14 балабыз бар, 5 үзебезнеке, калганнары да үзебезнеке. Аларны үги дип атарга ярамый - бергә шулкадәр яхшы. Мунча безнең өчен - үзенчәлекле ритуал, шуңа күрә киң колач белән төзиячәкбез - парилка да, без бергә чәй эчү өчен урын да булачак, - дип сөйлиләр күп балалы ата-ана.

 Мөмкинлектән файдаланып, Мәзиловлар безне дә кунакка чакырдылар. Һәркемгә дә урын җитә, күңелең киң булсын, диләр алар. Бу гаилә турында тулырак русча вариантта укый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International