Бу хакта район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев хәбәр итте. Авылларда да гает намазларын урамнарда укырга тәкъдим ителә. Бәйрәм вәгазе иртәнге 3 сәгать 45 минутта, гает намазыны 4 сәгать 15 минутта башланачак. Корбан чалуларга 4 сәгать 30 минутта керешергә мөмкин. Ул көнне – 31нче июльдә шәһәрнең җәмәгать транспорты сәгать 3тә йөри башлый. Хәзер алар ипподром-стадионга кадәр хәрәкәт итә. Бер үк вакытта шәһәрдәге бөтен мәчетләр дә ачык булачак. Аларда кизүлек оештырыла.