Татарстан мөфтие «Корбан» сүзенең мәгънәсен аңлатты

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

 «Корбан» дини терминының әһәмияте турында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең телеграм-каналында язган.

«Корбан» сүзе «якынаерга», «якынрак булырга» дигәнне аңлата. Исламда Корбан — милек белән кылына торган табыну төрләренең берсе. Бу Аллаһы Тәгаләгә игелек кылу билгесе», — дип билгеләп үтә Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мәҗбүри корбан чалу һиҗри календаре буенча икенче ел була, һәм шуннан бирле корбан итенең бер өлеше Корбан кылган гаилә тарафыннан кулланыла, ә бер өлеше — таратыла.

«Корбан терлегенең ите, беренче чиратта, ярлы, аз керемле кешеләргә бүлү өчен каралган. Шуңа күрә исламда корбан чалу кешелеклелекнең һәм юмартлыкның чын чагылышы булып тора», — дигән Татарстан мөфтие.

 Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/religion/27-07-2020/tatarstan-m-ftie-korban-s-zene-m-g-n-sen-a-latty-5759429

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International