Татарстанда салкынча һава торышы сакланачак

2020 елның 24 июле, җомга

Бүген Татарстанда дымлы һәм салкынча һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Кич белән көчле яңгырлар көтелә.

Көндез һава температурасы +21...+26 градуска кадәр җылыначак.  

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/27-07-2020/tatarstanda-salkyncha-ava-toryshy-saklanachak

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International