Мамадыш чыгарылыш сыйныф укучысы БДИны 100 баллга тапшырды

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

11 нче сыйныф укучылары арасында бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре билгеле булды. Мамадыш муниципаль районында рус теленнән БДИ 6 июльдә узды. Аны 157 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды. 2 нче лицей укучысы Замира Галәветдинова рус теленнән БДИда 100 балл җыйды. Сүз уңаеннан, "отличница" үзен гуманитар дип санамый һәм үз тормышын төзелеш яки программалаштыру белән бәйләргә җыена, шул ук вакытта район территориясендә эшлисе килүен дә әйтте. Быел предмет буенча уртача нәтиҗә югарырак булды һәм 77,2 балл тәшкил итте (2019 елда 74,56).

Информатиканы 5 кеше тапшырды, әлеге предмет буенча уртача тест баллы 67 иде. Географияне 2 укучы сайлады, уртача балл - 68.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International