Мамадышта халык арасында иң кирәкле һөнәрләр билгеле булды

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Мамадыш районы Мәшгульлек үзәгендә халык арасында иң кирәкле һөнәрләрне атадылар. Бүгенге көндә эш табарга теләүчеләр өчен күпсанлы актуаль вакансияләр исәпләнә, шул ук вакытта алар көн саен яңартыла. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

Үзәк белгечләре сүзләренчә, иң күп хезмәткәрләр авыл хуҗалыгы тармагына таләп ителә, төзелеш тармагы да популяр.

«Мамадышлылар арасында сезонлы эшләр, студентларга җәй көне эшләү урыннарына ихтыяҗ бар», — дип аңлаттылар Мамадыш районы Мәшгульлек үзәгендә.

Иң югары ихтыяҗ «Азык-төлек программасы» агросәнәгать комплексы кадрларына күзәтелә. Хәзерге вакытта Үзәк базасында әлеге компаниянең кырыктан артык вакансиясе исәпләнә.

Шулай ук юл хезмәткәре, төзүче, ярдәмче эшче, сезонлы хезмәткәр, укытучы һәм башка вакансияләр бар.

Мамадышта эш эзләүчеләр бухгалтер, психолог һәм сезонлы эшче булырга тели.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/religion/24-07-2020/izge-sofiya-gyybad-than-send-ge-berenche-namaz-t-rkiya-ilbashy-katnashynda-ukylachak-5758822

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International