Татарстан синоптиклары урманда янгын чыгу куркынычы зур булуы хакында кисәтте

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан синоптиклары урманда янгын чыгу куркынычы зур булуы хакында кисәтте. Бу хакта ТР Гидрометорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

23-27 июльдә республика территориясендә урманнарда янгын чыгу куркынычы зур булуы турында шторм кисәтүе игълан ителде.

«Урманнарда урыны белән янгын чыгу куркынычы саклана (4 класс), Татарстанның көнчыгыш районнарында исә урманнарда янгын чыгу куркынычы аеруча зур (5 класс), - дип искәрттеләр идарәдә.

«Татар-информ» агентлыгы республикада урманнарга бару һәм аларның территориясенә машинада керүнең чикләнүе хакында хәбәр иткән иде инде.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/23-07-2020/tatarstan-sinoptiklary-urmanda-yangyn-chygu-kurkynychy-zur-buluy-hakynda-kis-tte-5758623

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International