Җитәкчеләр сынады

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Шәһәребездә тагын бер спорт объектында эшләр төгәлләнде. Мамадышның “Көнъяк” микрорайонындагы күпкатлы йортлар арасында урнашкан ул. Тиздән аның янәшәсендәге территория дә төзекләндереләчәк. Беренче булып аны район җитәкчелеге сынап карады. Алар биредә волейбол уйнадылар. Шулай итеп төбәгебездә ачык һавада волейбол, мини-футбол, баскетбол уйнау өчен төзелгән универсаль мәйданчыкларның саны 19га җитте. Быел аларның саны тагын да артачак. Авылларда шундый 25 объект төзү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International