Мамадыш районының яшь гаиләләре өчен социаль ипотека - торак шартларын эш урынына карамастан яхшыртырга мөмкин.

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

«Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме турында» 2004 елның 27 декабрендәге 69-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә торак урыннары бирү тәртибе расланды. Әлеге Тәртип «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» аша социаль ипотека системасында торак урыннары бирү юлы белән торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү механизмын билгели. Яшь гаилә белән аңлашыла-теркәлгән никахта торучы, бер ир белән хатынның яше 35 елдан артмаган, шул исәптән иждивениедә бала (балалар) булган яки бер ата-анадан торган, яше 35 тән артмаган тәрбиясендә  бала (балалар) булган (алга таба-яшь гаилә);

Мөрәҗәгать итүче булып, Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче, әгъзасы булган яшь гаилә исеменнән гариза бирүче Россия Федерациясе гражданы булырга мөмкин.

Социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләне исәпкә кую түбәндәге шартларны үтәп гамәлгә ашырыла:

- гаиләнең һәр әгъзасына  яшәү минимумын тәэмин итә торган һәм торак урыннарын милеккә сатып алу буенча айлык агымдагы түләүләрне үз вакытында түләүне гарантияли торган гаиләнең бер әгъзасына айлык җыелма кереме булу;

- торак хокуклары объектларында мөрәҗәгать итүче гаиләсенең бер әгъзасына 18 квадрат метрдан ким булган гомуми мәйданы белән тәэмин ителешнең җыелма дәрәҗәсе;

- яшь гаиләнең аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча федераль һәм республика программалары буенча элек сатып алынган торак урыны бәясен түләү буенча йөкләмәләре булмау.

Мөрәҗәгать итүче әлеге Тәртипнең 1 нче кушымтасы нигезендә социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләрне исәпкә кую турындагы гаризаны җирле үзидарә органнарына теркәлү урыны буенча тапшыра.

Әгәр исәпкә алынганнан соң яшь гаиләнең баласы туса, аның торак урыны бәясен түләүгә юнәлдерелә торган 200 мең сумга, Моңа кадәр программа буенча гаилә торак бәясеннән 10 процентын кертергә тиеш иде. Быел беренчел кертем кимегән. Дамир Фәттахов әйтүенчә, 1 сентябрьгә кадәр ул 5 процентка кадәр киметеләчәк. Беренчел кертемгә ана капиталы акчасын да кертергә ярый. Һәр бала туган саен, фатир бәясенең 200 мең сумы чигерелә.

Сатып алына торган торак бинаның бер квадрат метрының башлангыч бәясе махсус оешма тарафыннан билгеләнә. Торак бинаның түләнмәгән өлеше бәясе ел саен 7 процент исәбеннән арта.

«Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды»КБО комиссиясе карары буенча торак бинаны милеккә сатып алу буенча айлык түләүләр 28,5 елга кадәр кичектерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International