Татарстанда Нократ елгасында дуслары белән су коенган вакытта батып үлгән баланың мәетен тапканнар. Фаҗига республиканың Мамадыш районында була, биш бала Нократ елгасына су коенырга барган булган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Бүген көндез сәгать унберләр тирәсендә 2нче зона коткару отряды водолазлар төркеме 13 яшьлек малайның үле гәүдәсен ярдан 300 метр ераклыкта 2,5 метр тирәнлектән табып алган. Баланы ярга алып чыгып, полицейскийларга тапшыралар.