Район башлыгы Анатолий Иванов: «Бу баланың суда батып үлүендә без барыбыз да гаепле!”

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Бүген иртән район башлыгы Анатолий Иванов Нократ елгасында 21 июльдә батып үлгән Мамадышта яшәүче 13 яшьлек кешенең һәлак булуына аңлатма бирде. Бу минутларда аны эзләү дәвам итә. Малай утрау янында Комлы утрау районында суга киткән. Бу урын коену өчен санкцияләнмәгән урын булып санала, бу хакта аншлаглар да хәбәр иттеләр. 5 кешедән торган Компания ярдан утрауга кадәр барып җитәргә булган, шул ук вакытта үз сәләтләрен дә, көчләрен дә, куркынычлыгын да бәяләп бетермәгәннәр. Вакыйга урынына район башлыгы үзе чыкты. Шәһәрнең 4нче мәктәбе укучысы, йөзә белмәгән.

- Баланың үлемендә без барыбыз да гаепле! Әгәр дә без бу темага Тормыш дәресләрендә ышандырырлык итеп сөйләсәк, ярда дежур торуны дөрес итеп оештырсак, бүген безгә бу хәл белән очрашырга туры килмәс иде. Бу бер генә гаилә хәсрәте түгел, бу бөтен район өчен бәхетсезлек. Балалар тормышы өчен көрәшергә кирәк! Соңгы берничә планеркада мин бу турыда гел кабатлап тордым. Мәктәп, мәктәпкәчә оешма җитәкчеләренә тагын бер кат мөрәҗәгать итәм – күрсәтмәләрне төгәл үтәргә әзер түгел, балалар алдында җаваплылык тоймасагыз -үзем моны эшләгәнче эштән китегез.

- Балаларыбызны хаталардан саклап калу өчен ачмадыкмы без бассейнны? Кешеләргә су коенуны тыю-хәлдән чыгу юлы түгел. Урамда эссе, алар бернинди административ комиссия дә таба алмаячак урыннарга барачаклар. Шулай итеп, без үзебезгә тагын да күбрәк бәлане җәлеп итәчәкбез!  4 шәһәр участогында кизү торуны оештырырга , пляжда коткаручылардан тыш, ышанычсыз йөзүчеләр өчен жилетлар, нарукавниклар да булырга тиеш. Үз теләге белән су коену урыннарын сайлаучыларны штрафка тартыгыз! Аншлаглар санын арттырыгыз, белешмәлекләр әзерләгез. Шундый ук эш авылларда да оештырылырга тиеш, йөкләмәнең үтәлешен икътисади зоналар буенча җаваплы кешеләр, җирлек башлыклары күзәтеп торырга тиеш, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Мәгариф Бүлегенә ул 3 көн дәвамында йөзә белмәгән балалар исемлеген төзергә кушты. Нәкъ менә алар «Лагуна» эшли башлау белән беренче булып йөзү буенча дәресләргә барачак. Форсаттан файдаланып, Анатолий Иванов Әти-әниләргә мөрәҗәгать итте. Ул алардан үз балаларына дөрес юнәлеш бирүләрен сорады.

 - Мин көн саен диярлек шәһәр стадионында-ипподромда-ял итү өчен тагын бер уңайлы объектта булам. Әмма монда велосипедчылар аз, картинг турында бөтенесе дә белми. Шәһәрдә күпме спорт мәйданчыклары бар, алар тулысынча файдаланылмый. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә бу җитешсезлекләрне бетерүне сорыйм, - дип мөрәҗәгать итте Анатолий Иванов җаваплы затларга.

Җәй башыннан бирле республика сулыкларында 45 кеше батып үлгән,алар арасында 6 бала. Статистикага гәүдәләре табылмаган кешеләр кермәгән әле, алар арасында безнең кечкенә якташыбыз да юк. Материал басмага әзерләнгәндә, без ата-аналар чатларында хәрәкәтне күзәтә алдык – сыйныф җитәкчеләре балаларның кем йөзә белмәүләре турында сораша башлады. Кызганычка каршы йөзә белмәүчеләр саны бик күп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International