«Лагуна» йөзү бассейны килүчеләргә ишекләрен ача

2020 елның 17 июле, җомга

Мамадышның шәһәр пляжы әлегә кадәр ябык санала, ә республика буенча батып үлүчеләр белән вәзгыять катлаулана гына. Район башлыгы Анатолий Иванов "Лагуна" йөзү бассейнын ачу процессын тизләтергә кушты һәм  датасын да билгеләде. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Алексей Смирнов объектны эшләтеп җибәрү вакытын раслады - бу 15 август. Хәзер объектта әзерлек эшләре бара - фильтрларны алыштыралар, бассейнны чистарталар. Шул ук вакытта сулыкларны патрульләү дәвам итә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Түбән Кама инспекторлык бүлеге хезмәткәре Айдар Галиәкбәров бу атнада аз сыешлы  суднолар йөртүчеләргә 8 беркетмә төзелгән, аларның күбесе хокук бозучыларны коткару жилетларын кияргә теләмәүчеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International