Ул 1нче августтан 20сенә кадәр дәвам итәчәк. Аңа чаклы район мәгариф бүлеге, социаль яклау бүлеге белән берлектә, районда балалары беренче сыйныфка барырга җыенучы гаиләләрнең тормыш хәлләрен өйрәнделәр. Нәтиҗәдә, акция барышында төбәгебездәге күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид 181 баланың булуы ачыкланды. Тагын алты бала район җитәкчеләренә беркетелгән.