Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында 2023нче елның 1нче сентябреннән дә соңга калмыйча бөтен илдә башлангыч сыйныф укучылары бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителергә тиешлеген белдергән иде. Татарстанда бу эш яңа уку елыннан ук башланачак. Р а й о н ы б ы з г а э ш сәфәре вакытында Фатыйх Сиб әгат уллин берничә белем бирү учреждениесенең ил һәм республика җитәкчелеге куйган бурычны тормышка ашырырга ни дәрәҗәдә әзерлеген бәяләде. Иң беренче Түбән Сон урта мәктәбендә булдылар. Педагогик коллектив тәҗрибә участокларында һәр елны яшелчә, җиләкҗимеш үстереп, балаларны ашханәдә сыйфатлы ризык белән тәэмин итә. Уку йорты җитәкчесе сүзләренчә, бакчаларында бернинди синтетик ашламалар да кулланмыйлар. Барысы да натураль продукт. –Экологик яктан чиста булган яшелчәләр генә үстерәбез: кишер, чөгендер, суган, кәбестә. Шулай ук компотлар, кайнатмалар ясау өчен җиләк-җимешләребез дә мулдан. 4 сутый җирдә виктория үсә. Җыеп, кышка саклауга куйдык инде. Хәзер кура җиләге, карлыган өлгерә. Аларның бер өлешен сатып, 26 мең сумнан артык акча эшләдек. Аны мәктәпкә косметик ремонт ясау һәм укучыларга кирәк-яраклар алу өчен тотачакбыз, – дип сөйләде Түбән Сон урта мәктәбе директоры Римма Әхмәтҗанова. О л ы я з л и ц е е , Көмеш Күл мәктәбе җитәкчелеге дә Мамадыш мәктәпләрендә шактый еллар дәвамында бизнесплан проекты уңышлы тормышка ашырылуын, ә бу, үз чиратында, балаларны уку сезоны барышында сыйфатлы һәм файдалы ризык белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирүен искәрттеләр. –Ил һәм республика җитәкчелеге тарафыннан укучылар өчен органик яшелчә, җиләк-җимеш үстерү бурычы куелды. Гади генә итеп әйткәндә, синтетик ашламаларсыз җитештерелгән продукция. Бу юнәлештә март аеннан ныклап эшли башладык. Аннан, кызганыч, коронавирус киртә тудырды. Хәзер бу эшне кабаттан җанландырдык. Фәнни берләшмә төзедек. Мамадышка килү дә әлеге өлкәдә эш оештырылышын бәяләү максатыннан. Яңа уку елыннан Татарстан беренчеләрдән булып башлангыч сыйныф укучыларын мәктәп ашханәләрендә бушлай ашатуга күчә. Балаларны кайнар ризык белән тәэмин итү – сәламәтлекнең нигезе ул, – ди Фатыйх Сибәгатуллин. Депутат район башлыгы Анатолий Иванов озатуында Кече Сондагы Яруллиннар музеенда һәм эшмәкәр Рифат Мотыйгуллинның берничә объектында да булды. Аерым алганда, Тау Иле авылы янәшәсендә төзелеп килүче элеватор һәм аннан ерак кына түгел урнашкан терлекчелек комплексы белән танышты. Чираттагы тукталыш – Түбән Тәкәнештә булды. Эшмәкәр элеккеге кондитер цехын спорт комплексы итеп үзгәртә башлаган. Ул шушы зона халкына хезмәт күрсәтәчәк. Биредә волейбол, мини-футбол уйнарга һәм милли көрәш белән шөгыльләнергә мөмкин була. Цоколь катта тренажер залы урнашачак. – Рифат Мәхмүтович нинди зур күләмле эшләр алып бара. Аның хуҗалыгында йөргәндә үземне “КамАЗ” заводы төзелешендә итеп хис иттем, – дип кичерешләре белән уртаклашты Дәүләт Думасы вәкиле.