Татарстанда алдагы тәүлектә яшенле яңгыр һәм томан көтелә

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанда алдагы тәүлектә яшенле яңгыр һәм томан көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һава торышы сишәмбе, 17 июльдә, иртәнге сәгать өчтән кичке сәгатьләргә кадәр начарлануы фаразлана.

Төнлә һәм иртән республика территориясендә томан булуы ихтимал, кичен яшенле яңгыр көтелә, җил көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International