Мамадыш районында эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе теркәлгән

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

2020 елның 1 июненә республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 2,9% тәшкил итә. 35 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән түбән.

Иң аз эшсезлек дәрәҗәсе Актаныш (0,69%), Әтнә (0,85%) һәм Мамадыш (1,03%) муниципаль районнарында, иң зур – Питрәч (5,77%), Биектау (3,61%) һәм Алабуга (3,51%) муниципаль районнарында теркәлгән. Мондый мәгълүматларны үз сайтында Татарстан Икътисад министрлыгы бастырып чыгара.

Хәзерге вакытта Мамадыш районы территориясендә 138 вакансия, шул исәптән сезонлы эш урыннары ачылган. Алар белән безнең сайтның «вакансияләр» бүлегендә танышырга мөмкин. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге телефоны: 3-35-61

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International