Мамадышлыларны «SOTKA: 100 көнлек воркаут» түләүсез тренировка программасында катнашырга чакыралар

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Һәр елны язын һәм көзен, гадәттә, «SOTKA: 100 көнлек воркаут»түләүсез белем бирү-күнегү программасы башлана. Соңгы берничә елда бу программада дөньяның 72 илендә 1418 шәһәреннән 0,5 миллионнан артык кеше катнашкан. Әмма, массакүләм стартлар башка булмаячак.

Яңа коронавирус йогышы (COVID-19) белән бәйле рәвештә гражданнарның үз-үзләрен изоляцияләү максатында , урам тренировка мәйданчыкларын ябык булды. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы профилактика чараларының берсе буларак, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм физик культура белән шөгыльләнергә киңәш итә. Сәламәт яшәү рәвеше организмның инфекциягә каршы торучанлыгын арттыра. Сәламәт режимны үтәргә кирәк, шул исәптән тулы кыйммәтле йокы, аксым, витаминнар һәм минераль матдәләр белән бай азык-төлек продуктларын куллану, физик активлыкны арттыру юлы белән дә. Көн саен физик культура белән шөгыльләнү организмның физик һәм психологик тигезлеген саклап калырга мөмкинлек бирә. Гражданнарның сәламәтлеген ныгыту, иммунитетны арттыру коралларының берсе-SOTKA.

SOTKA: 100 көнлек воркаут – бу программа тренировкаларны яңа гына башлаучы, озак тәнәфестән яки травмадан соң тренировкаларга кайтучылар өчен исәпләнә. Программаның нигезен яңа гына спорт белән шөгыльләнә башлаучылар өчен кирәкле мәгълүматны, алар тарафыннан еш бирелә торган сорауларны үз эченә алган, көндәлек инфо-постлар тәшкил итә. Моңа өстәмә рәвештә катнашучылар төрле башлангыч күнегүләрдән торган зур булмаган комплекслар башкаралар. Программаның үзенчәлеге шунда, җенесенә, яшенә, физик әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, аның буенча теләсә кайсы кеше шөгыльләнә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International