Мамадышта чираттагы туристлар булып, барысы да туган төбәгебезне ошатып киттеләр. Мамадыш районы узган ел “Бер юл – биш мәдәният” туристлык маршрутына кергән иде. Быел Татарстан Дәүләт Советы инициативасы белән гамәлгә кертелгән “Ял көннәрендә 1001 канәгатьлек: туган Татарстаныбызда ял ит” туры исемлегенә дә керде. Әлеге турның максаты – минимум акча кертеп максимум канәгатьләнү алу. Пандемия тудырган уңайсызлыклар чорында бу – сәяхәт кылырга яратучылар өчен бик яхшы туристлык проекты. Узган атнада районыбыз беренче туристлар төркемен кабул итте дә инде. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәре – экскурсовод Гөләндәм Давыдова туристларны Кирмәнчек шәһәрчеге комплексында каршы алды һәм алар өчен бик тә кызыклы булган әңгәмәсен башлап та җибәрде. Кунаклар Изгеләр чишмәләренең суын авыз иткәннән соң шәһәрчек Беренче имтихан “бишле“лек булды Районыбыз яңа туристлык турына кертелде. урынына күтәрелделәр. Анда менгәндә барысын да тирә-юньдә җир җиләкләренең күплеге һәм аларның бик эре булып пешеп җитүләре сокландырды. Арада әтиәниләре белән балалар да бар иде. Җиләкләрне өлкәннәргә караганда алар бигрәк тә яраттылар. Мамадыш җирендә җиләкләрнең күплегенә барысы да хәйран калдылар. Изгеләр чишмәсе белән саубуллашканда бөтенесе алып килгән барлык савытларына да сулар тутырдылар. Турның маршруты һәркайсына алдан билгеле иде бит. Мамадышыбызга килгәч, Совет урамы, андагы аттракционнар, һәйкәлләр кунакларны тагын бер кат сокландырды. Биредә алар өчен Мамадыш истәлеге булган сувенир ясау буенча осталык-классы да үткәрелде. Әлеге сувенир йөрәк формасында һәм ул районыбыздагы күпчелекне тәшкил иткән биш милләт вәкилләрен символлаштырып, биш өлешкә бүлеп, аларның милли орнаментлары белән бизәп эшләнде. Шулай итеп, уннан артык туристның һәркайсы үзе белән Мамадыш районының бер кыйпылчыгын да алып китте. Кунакларда туган төбәгебез бик җылы тәэсирләр калдырды. “Бу пандемия чорында Россиянең байтак төбәкләренә сәфәр кылдым. Әмма иң ошаганы Мамадыш булды!”, “Монда гаилә белән берничә көнгә куна килергә кирәк икән!”, – диючеләр дә булды. Мамадыш балыклары белән сыры да кызыксындырмыйча калмады. Аларны да үзләренә күпләп сатып алдылар. “Ял көннәрендә 1001 канәгатьлек: туган Татарстаныбызда ял ит” турында чит төбәкләрдә яшәүчеләр генә түгел, мамадышлылар да катнаша алалар. Гаиләләребезгә ераклардан кайткан кунакларыбызга район һәм шәһәр буенча кызыклы таныштыру экскурсиясе оештыру өчен бик яхшы мөмкинлек бу