Иртәгә, 15 июльдә, Татарстан Республикасы территориясендә кабат аномаль эсселек көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай итеп, төнлә республикада 21-26 градус җылы булуы фаразлана. Көндез исә һава температурасы 29-34 градуска кадәр, республика көнчыгышында 32-37 градуска кадәр күтәреләчәк.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/14-07-2020/tatarstanda-37-gradusly-esselek-k-tel-5756655