Мамадышта концерт мәйданчыклары эшли башлаячак

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Хөрмәтле Мамадышлылар һәм шәһәребез кунаклары!

14 июльдән "Район мәдәният йорты" һәм Мамадыш шәһәренең сәнгать үзешчәннәре паркларда, скверларда һәм күпкатлы йортларның ишегалды мәйданчыкларында кичке концертлар күрсәтүне башлап җибәрә. Чаралар санитар-эпидемиологик һәм дистанцион нормаларны үтәп  узачак. Барыгызны да көтәбез! Концертлар үткәрү урыны һәм вакыты турында мәгълүматны безнең сайтта күзәтеп барыгыз!

Беренче концерт инде бүген үк булачак. 19.00 сәгатьтә Җиңү паркында. Хуш киләсез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International