Татарстанда аномаль эсселек аркасында шторм кисәтүе игълан ителде

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Татарстанда аномаль эсселек аркасында шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе хәбәр итә.

Идарә мәгълүматларыннан күренгәнчә, 14 һәм 15 июльдә көндез республикада аномаль эссе һава торышы хакимлек итәчәк, термометрның терекөмеш баганасы урыны белән +38 градуска кадәр күтәреләчәк.

Моннан тыш, дүшәмбе, 13 июльдә, Татарстанда кичке алтыдан сишәмбе киченә кадәр көчле, яшенле яңгыр көтелә, урыны белән боз яварга, җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 23 метрга җитәргә мөмкин. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/13-07-2020/tatarstanda-anomal-esselek-arkasynda-shtorm-kis-t-e-ig-lan-itelde-5756256

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International