ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы: Җәй, кояш һәм, әлбәттә инде, яңа сыгылган соклар!

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Җәйнең кызган чагы, җиләк-җимеш, яшелчә һәм соклар. Җәйге челләдә сусауны файдалы һәм тәмле эчемлек, яңа сыгылган Сок эчеп кую рәхәт!

Яңа сыккан сок сусауны басып кына калмый, бу витаминнар һәм минераллар чыганагы, ул бөтен организмга яхшы йогынты ясый. Яңа җиләк-җимештән ясалган Сокта консервантлар юк, ул кибеттәгедән күпкә тәмлерәк һәм файдалырак. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре өй шартларында сок-феш әзерләү өчен яхшы сокны ничек сайларга икәнлеген ачыкларга ярдәм итәчәк.

Соковыжималка-катлаулы прибор да түгел кебек. Тик, кибеттә әлеге аппаратны сайлаганда, еш кына кыенлыкларга очрарга мөмкин.

 

Соковыжималкалар билгеләнеше, эшчәнлек принцибы, идарә итү ысулы буенча, моннан тыш, тышкы кыяфәте, бәясе, функцияләре җыелмасы буенча аерылырга мөмкин. Бер-ике стакан эчемлек ясау өчен исәпләнгән аппаратлар һәм көненә уннарча литр бирә алырлык бик куәтле агрегатлар бар. Иң арзан сок сыгу альтернативасы булып сок кайнаткыч җайланма тора. Сок кайнату җайланмасында, чималга термик йогынты ясалып, сок эшләнелә. Парда җылытылган җиләк – җимеш һәм яшелчәдән сок бүленеп чыга, бер үк вакытта әзер сок стерильләштерелә, бу исә аның саклану вакытын озайта. Сок кайнатуның тагын бер отышлы ягы: чималны төшенннән, сөякләреннән аерып утырырга туры килмәячәк.

Сок сыгу җайланмасы сайлаганда, аның яшелчә, җиләк – җимешне эшкәртү күләменә игътибар итегез Сок сыккычлар, механизмнарына карап, ике төргә бүленә: шнеклы (винтлы механизмлы, ит тарткыч кебек) һәм үзәктән куа торган (аларда җиләк-җимеш башта угыч аша тарттырыла, аннары иләк-сепаратор аша сыгыла). Күп кенә бакчачылар шнеклы сок чыгаргычка өстенлек бирә, әмма алар кыйммәтрәк тора. Акча ягы кысанрак булса, үзәктән куа торганын алыгыз, аның да үзебездә элеккеге үрнәктә эшләнгәнен яки Белоруссиядә чыкканын. Туктаусыз эшли ала торган вакытына да игътибар итегез, паспортта 1 сәгать дип күрсәтелгәнен сайлагыз (15-20 минут дигәнен түгел).

                Безнең киңәшләребез белән йорт өчен яхшы сок сыгуҗайланмасын сайлау сезгә авырлык тудырмас дип ышанып калабыз. Яр Чаллы территориаль органының үсеш һәм координация бүлеге белгечләре Сезгә кояшлы җәй һәм файдалы һәм тәмле эчемлекләрнең төрлелеген тели.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International