Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне

2020 елның 10 июле, җомга

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче территориаль бүлеге үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатыннан, 2020 елның 15 июлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр идарәнең территориаль бүлегендә (Мамадыш шәһәре, Пугачев урамы, 2 йорт) эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында эшкуарларны бердәм "Ачык ишекләр" көнендә кабул итү 885563 3-98-86 телефоны буенча алдан язылып булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International