Бүген Мамадыш чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча БДИ тапшыра

2020 елның 10 июле, җомга

Бүген Мамадыш чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча БДИ тапшыра. Быел аттестатлар барысының да кулында, аларны имтихансыз бирделәр. Шуңа бәйле рәвештә, бары тик профильле математиканы гына тапшыралар, база юк. Мамадыш районында математикадан БДИны 98 кеше тапшыра. Исегезгә төшерәбез, быел барлык имтиханнар да шәһәрнең 3нче мәктәбе базасында уза.

Бүген куркынычсызлык нормаларын үтәүгә аерым игътибар бирелә. Антисептик, битлек, перчаткалар, укучылар арасында дистанцияне исәпкә алып утырту. Уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International