Җиләк арасында елан бар

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Җәйге чорда, бигрәк тә эссе һавада, еланнарның активлыгы арта. “Бер хатынны елан тешләгән“ дигән хәбәр район буенча тиз таралды. Ул җиләк җыйганда ни булганын абайламый да кала. Аны авыр хәлдә реанимациягә китерәләр. Бу фактны район үзәк хастаханәсендә дә расладылар. Аны, чыннан да, Яке авыллары тирәсендә елан чаккан. –Зыян күрү ченең хәле әйбәтләнде. Башта реанимациядә ятты, аннары терапия бүлегенә к ү чер елде. Шак тый дәваланды. Медицина ярдәме барышында аның организмына елан агуына каршы сыворотка керттек, – дип сөйләделәр хастаханәдә. Елан чаккан очракта беренче чиратта нишләргә соң? Табиблар сүзләренә караганда, зыян күргән кешегә жгут салырга, агуны суырырга, зарарланган тире участокларын кисәргә яки яндырырга ярамый. Беренче медицина ярдәме кысаларында ул урынга коры, җылы тукыма салырга, зарарланган урынны хәрәкәтләндермәскә кирәк. Бу агу организм буенча таралмасын өчен мөһим. Әлбәттә, тиз арада хастахәнәгә илтеп җиткерүне тәэмин итәргә. Транспортировкалау барышында зыян күрүчегә җылы, баллы чәй эчерергә мөмкин. –Хастаханәдә столбнякка каршы сыворотка бар, ул авыр очракларда кертелә. Бу очракка тагын берничә препарат каралган: антигистамин, гормоннар, инфузион терапия. Болар барысы да медицина ярдәмен дөрес күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Иң мөһиме – вакытны кулдан ычкындырмау, – дип саный табиблар. Урманга барыр алдыннан кием сайлауда игътибарлы булу сорала. Аякларда ачык аяк киеме булмасын. Аяк табанын, йөзен тулысынча каплап торган аяк киеме кияргә кирәк. Үзегез белән аллергиягә каршы дару йөртегез. Шулай ук һәрвакыт чиста су алырга тырышыгыз. Белгечләр елан чакканда бик күп су эчәргә куша. Халыкта, елан чаккач, ул урынны суырып, агуын чыгарып була дигән, гыйбарә таралган. Белгечләр моны катгый кире кага. Тиз арада канга таралган агудан алай котылып булмый. Өстәвенә, зыян күрүченең авыз куышлыгында яра булса, ул үзенең дә тормышын куркыныч астына куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International