Фатыйма Хөҗҗәтуллина шәһәрнең заошма өлешенә хезмәт күрсәтә.Бу көнне аның белән почтальон эшенең җаваплылыгын тулысынча тояр өчен почтальон хезмәтен башкарып карадык. Хат ташучы һөнәрендә иң мөһиме-үз юлыңда төрле кешеләрне очратырга һәм барысы белән дә уртак тел табарга әзер булу. Безнең сәхифәнең героинясы башкалада элемтә техникумы дипломын ала һәм күп еллар район элемтә үзәгендә оператор булып эшли. 12 ел хезмәт иткәннән соң гаилә хәле буенча эшчәнлек төрен алыштырырга мәҗбүр була - 19 ел ул кондуктор булып эшли.
Бүген ул янәдән үз хезмәтендә дип әйтергә була. Фатыйма Хөҗҗәтуллина - һөнәрендә рәхәт тә, фикердәшләр дә, үзенчәлекле романтика да табучыларның берсе.