Татарстан территориясендә бүген кич урыны белән боз һәм яшенле яңгыр, көчле җил көтелә.
Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20, урыны белән 23 метрга кадәр җитәчәк.