Районыбызда сайлау хокукына ия булган 30742 кеше сайлау участокларында, өйләрендә тавыш биреп, үзләренең Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләргә карата тавышларын бирделәр. Б у с а н б а р л ы к сайлаучыларның 93,53 процентын тәшкил итте (тавыш бирү исемлекләренә 32869 кеше кертелгән иде). Атна буе дәвам иткән марафонда Конституциягә кертелгән үзгәрешләрне яклап 27184 кеше (88,43 процент) тавыш бирсә, каршылар 3459 кеше (11,25 процент) тәшкил итте.