Мамадыш чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән БДИ тапшыралар

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

 Бүген 3 нче шәһәр мәктәбе базасында рус теленнән БДИ уза. Имтиханда катнашуга районыбызның 157 чыгарылыш сыйныф укучысы гариза бирде. Имтиханның озынлыгы 3,5 сәгать (210 минут) тәшкил итә, эш ике өлештән тора һәм анда 27 бирем бар.

Рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре югары уку йортына теләсә нинди юнәлешкә керү өчен кирәк. Әлеге предмет буенча минималь үтү бусагасы 36 балл тәшкил итә.

Имтиханда катнашучылар үз нәтиҗәләрен 20 июльдән дә соңга калмыйча алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International