Аны оештыручы – Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев. Бәйгедә 5тән 10 яшькә, 10 яшьтән алып 16 яшькә (бу яшь тә керә) кадәрге балалар катнаша ала. Бер мөһим шарт – рәсемнәрдә “Татнефть” фирма билгесе чагылыш табарга тиеш. Рәсемнәр zelenyemechty@mail.ru адресы буенча 17нче августка кадәр кабул ителәчәк. Конкурска 31нче августта нәтиҗә ясалачак. Ике яшь категориясендә дә җиңүчеләрне, призлы урыннар алучыларны 1-3нче дәрәҗә лауреат исемнәре, 5000, 3000 һәм 2000 сум номиналында сертификатлар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Иң яхшы эшләр республикабызның басма һәм электрон массакүләм чараларында урын алачак, шулай ук җөмһүриятебезнең күргәзмә мәйданчыкларында экспонатлар булачак.