Мамадыш районы чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ бирә башлады

2020 елның 3 июле, җомга

Бүген имтихан кампаниясе башланды. 3 июльдә чыгарылыш сыйныф укучылары география, әдәбият һәм информатика буенча бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшыралар. Мамадыш районында география һәм информатика буенча имтиханны 7 кеше сайлады. Барлык имтиханнар 3 нче номерлы шәһәр мәктәбе базасында узачак. Киләсе предмет - рус теле, аны  6 июльдә тапшырачаклар.

Быел БДИ нәтиҗәләрен абитуриентлар кабул итү комиссияләренә документлар тапшырырга өлгерсен өчен оператив бастырачаклар. Имтихан бирүчеләрнең барысы да, нигездә, имтихан датасыннан бер атна үткәч алачак. Узган ел имтиханнар нәтиҗәләре 10 - 14 көннән билгеле булды.

БДИ катнашучыларының барысы да социаль дистанцияне саклый. Чыгарылыш укучылары һәм оештыручылар кергәндә температураны үлчиләр, дезинфекция чарасы белән кулларны эшкәртәләр, кирәк вакытта битлек һәм перчаткалар бирәләр.  Искәртеп узабыз, быел мәктәп диварларын районыбызның 180 чыгарылыш укучысы башка уку йортына алыштырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International