3 июльдән Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның Бөтенроссия форумы кампаниясе башлана. Мамадышның мәгариф һәм иҗтимагый оешмалары: «Таврида», «Мәгънәләр территориясе», «Утро», «Восток», «Ладога», «Бирюса», «Машук», «Евразия Global», «Выше крыши», «Арктика» кебек форумнарда катнаша ала. Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә кайбер форумнар онлайн форматта узачак. Көндезге форумнар эпидемиологик таләпләр нигезендә узачак. Форумнарның датасы һәм форматы турындагы мәгълүмат белән эш документы https://yadi.sk/i/7CHJkm-VXy1ODQ сылтамасы буенча урнашкан.