“ВяткаПласт”ка нигез салынды

2020 елның 1 июле, чәршәмбе

Агымдагы елның икенче яртыеллыгы Мамадыш районы өчен истәлекле булып калачак. Сәнәгать мәйданчыгында чираттагы завод төзелешенә старт бирелде. Биредә пластик савыт-сабалар һәм пластиктан б а ш к а э ш л ә н м ә л ә р җитештереләчәк. – Россиядә мондый заводлар әлегә бишәү г е н ә . Я к ы н д а г ы с ы Мәскәү астында урнашкан. Ул 1000 километрга кадәрге территориядә р е н т а б е л ь л е. Ш у ң а күрә Татарстанның һәм аның янәшәсендәге т ө б ә к л ә р н е ң а з ы к сәнәгате өчен объект пластик савыт-сабаны сату нокталарына җиткерүдә чыгымнарны киметүче мәйданчык булачак, – дип билгеләп үтте Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов. Заводта 40-50 кешегә эш урыннары булачак. Аның гомуми мәйданы 1500 квадрат метр тәшкил итәчәк . Бүген инде предприятиенең елга 4,5 “ВяткаПласт”ка нигез салынды миллион эшләнмәләр җитештерәчәге планлаштырыла. –Проект төрек партнёрлары белән бергә гамәлгә ашырыла, – ди Анатолий Иванов. – Чит ил инвесторлары безнең районны берничә сәбәп белән сайладылар. Беренчедән, сәнәгать мәйданчыгында электр энергиясенең бәясе республика буенча караганда ике мәртәбә арзан. Икенчедән, Мамадыш логистика ягыннан уңайлы территориядә урнашкан. Беренче ташны салу тантанасында районыбызның дин әһелләре дә катнашты. Изге Ксения Римляныни храмы настоятеле Олег атакай әйтүенчә, яңа завод Алла ярдәме белән районда яшәүчеләр өчен файдага эшләячәк. Кемдер биредә үзенә эш урыны табар, кемдер монда җитештерелгән продукциядән файдаланыр. Район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Мингалиев, үз чиратында, төзелеш башлануга хәерфатихасын бирде һәм киләчәктә Мамадышта тагын берничә завод пәйда булачагына ышанычын белдерде. Сүз уңаеннан, чәршәмбе көнге чара апрель аенда узарга тиеш иде. Әмма пандемия һәм авыр икътисадый хәл үзләренең төзәтмәләрен керттеләр. Бары тик яз көне генә инженер-геологик эзләнүләр һәм проект-смета документлары әзерләнеп бетте. Төзелеш киләсе елның 1нче апрелендә төгәлләнер, дип көтелә. d Белешмә өчен Хәзерге вакытта сәнәгать мәйданчыгында биш завод эшли яисә төзелә. Тагын дүрт резидент “Вятка” территориясенә эләгү өчен документлар әзерлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International