Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба - Идарә) гражданнарны үз вакытында сыйфатлы һәм ышанычлы мәгълүмат белән тәэмин итү ,кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан икмәк-күмәч эшләнмәләренең һәм кондитер продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре һәм яраклылык вакыты буенча "кайнар линия" оештырылды. Аның 2020 елның 22 июненнән 6 июленә кадәр үткәрелүе турында хәбәр итәләр.
Барлык кызыксындырган мәсьәләләр буенча 8 800 555 49 43 номерына шалтыратырга мөмкин. Мамадыш районында яшәүчеләрнең сорауларына Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында белгечләре (85563) 3-98-86 телефоны буен ча иртәнге 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр җавап бирәчәкләр.