Бүген Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Мамадыш муниципаль районы учреждениеләрендә булды. Эш визиты барышында балалар омбудсмены "Мамадыш совхозы" поселогы мәдәният йортында, «Хыял» яшүсмерләр клубында булды, «Олимп» балалар спорт мәктәбе һәм «Олимп»Боз сарае җитәкчелеге белән очрашты.
Гүзәл Удачина ТР прокуроры урынбасары Олег Даминов белән берлектә гражданнарны кабул итте. Мамадышлылар торак шартларын яхшырту, балигъ булмаганнарның хокукларын бозу, алиментлар түләү буенча, җир законнарын бозу, күп балалы гаиләгә торак сатып алу өчен сертификат алу һ.б. сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.