Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә үз фикерен белдерде.
Искәртеп узабыз, РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү 1 июльдә узачак, әмма сайлау участоклары бүген үк ачылды һәм җиде көн дәвамында эшләячәк.
Анатолий Иванов гадәттәгечә Ленин ур., 107 адресы буенча тавыш бирде. Үзенең гражданлык бурычын үтәр алдыннан ул участоктагы санитар нормаларның үтәлешен бәяләде.