Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы фаразлары

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча 2020 елның 26 июне Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы түбәндәге муниципаль районнарда көтелә: Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш, Алексеевск, Чистай, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы муниципаль районнары.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:

Янгынның төп билгеләре: сөрем исе, томан кебек төтен, кошлар, хайваннар, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тотышы, аларның бер якка күчүе.

Урман янгынын ничек сүндерәләр? Ут кырыйларын яфраклы агач ботаклары белән күмеп, көпшәк грунт белән һәм җир белән капларга, ут хәрәкәте юлында киң канаулар казып, янгынны сүндерергә мөмкин.

Әгәр ут торак пунктка якынлашса нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне утның перпендикуляр юнәлешендә  чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән ябарга кирәк. Үзе белән документлар, акча, бик кирәкле әйберләрне алырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International