Мамадышлыллардан яңа яр буе өчен тавыш бирүдә ярдәм итүләрен сорыйлар

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Нократ елгасы  яр буена урнашкан кече шәһәребезнең язмышы сезнең кулларда !

Нократ елгасы яр буен төзекләндерү өчен тавыш биреп, Мамадышыбызга  кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында җиңү яуларга булыша аласыз!

Мамадышны җиңүгә якынайту өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

1. http://konkurs.tatar сылтамасы буенча тавыш бирү битенә керегез:

2. Бер шәһәр өчен һәр 4 категориядә тавыш бирегез, ахыргы «Халык саны 20 000 меңгә кадәр булган кече шәһәрләр»  категориясендә «Мамадыш (Нократ яр буе)” вариантын сайлагыз.

Игътибар!  Тавыш бирү өчен Шәһәр исеме өстенә басарга кирәк. Шуннан соң система сезгә проектның тасвирламасын өйрәнергә тәкъдим итәчәк. Сезгә, сайлауның барлык 4 категориясендә дәвам итү өчен, "Тавыш бирүгә кире кайту" («Вернуться к голосованию») вариантына басарга кирәк булачак. Болай эшләмәгәндә, тавыш бирү процедурасы төгәлләнмәгән дип саналачак, ә тавышлар исәпкә алынмаячак.

3. Барлык 4 категориядә дә шәһәрне сайлагач, барысын да тикшереп чыгыгыз,  инангач, кыю рәвештә  “Тавыш бирү” ("Голосовать") кнопкасына  басыгыз.

❤бу бик гади,  әмма безнең өчен  бик мөһим. Сез Мамадышка конкурсның федераль этабына узу мөмкинлеге бүләк иттегез, ә анда яшәүчеләргә төзекләндерелгән яр буен булдыру мөмкинлеге бирдегез! Рәхмәт сезгә! Тавыш бирү 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк, сез, бу текстны җибәреп, Мамадыш өчен өчен тавыш бирүгә дусларыгызны һәм туганнарыгызны да җәлеп итә  аласыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International