Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе булып санитар закон таләпләрен үтәү буенча профилактик аңлату эше тора.
Яңа коронавирус инфекциясе шартларында, көндезге массакүләм чаралар үткәрүгә чикләүләр кертелгәндә, идарә җәйге сәламәтләндерү учреждениеләре хезмәткәрләре белән профилактик эш алып бару буенча үз эшчәнлегенең форматын үзгәртте.
Шулай итеп, Идарә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы каршындагы Корпоратив университет белән берлектә шәһәр читендәге лагерьларның башлыклары, медицина хезмәткәрләре һәм азык-төлек блогы хезмәткәрләре өчен дистанцион укыту курслары Әзерләде. Укулар бушлай уздырыла.