Мамадыш районында Питрау дистанцион форматта узачак

2020 елның 23 июне, сишәмбе

«Питрау-2020» керәшен мәдәнияте фестивале онлайн-форматта узачак. Трансляцияне район дәрәҗәсендә генә түгел, республика дәрәҗәсендә дә карарга мөмкин. Оештыручылар уңайлы булсын өчен махсус баннер-план эшләячәкләр.

Мамадыш районы мәдәният бүлеге начальнигы Степан Спиридонов сүзләренә караганда, бәйрәм атнасы 12 июльдә башланачак. Чараларның бер өлеше Мамадыш районының Җөри авылының Тырлау Аланыннан трансляцияләнәчәк. Тамашачыларга Питрау тарихын сөйләячәкләр һәм узган елгы фестивальләрдән кадрлар күрсәтәчәкләр.

“Керәшен чибәркәйен”  быел сайлап алмаячаклар, тик төрле еллардагы конкурста җиңүчеләр белән очрашып булачак – онлайн режимда алар чираттагы тапкыр үзләренең талантларын күрсәтәчәкләр һәм конкурстан соң аларның тормышлары ничек килеп чыгу турында сөйләячәкләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International