Мамадышның тагын 5 ишегалды «безнең ишегалды»уникаль масштаблы программасын гамәлгә ашыру кысаларында иҗтимагый фикер алышу стадиясен узарга тиеш. М.Җәлил ур, 4, Домолазов ур, 59/23, Гагарин ур, 10, Давыдов ур, 157, Тукай ур, 33, Фабрика ур, 3, Ленин ур, 94, 90 «А», 90/31 адреслары буенча яшәүчеләрнең төзекләндерү схемаларына үз фикерләрен калдыру мөмкинлеге бар. Моны Президент программасының рәсми сайтында яки кайнар линия телефоны аша эшләргә мөмкин. Проектлар буенча читтән торып фикер алышу мамадышлыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан оештырылды-пандемия шартларында теләсә нинди гавами чаралар вирус авыруларының таралуына китерергә мөмкин.