Бүген Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков медицина хезмәткәрләре адресына рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан ул үзе амбулаториядә булды, анда амбулатория сыйфатлы һәм намус белән хезмәт күрсәтә торган 21 торак пункт халкы исеменнән изге теләкләрен җиткерде. Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта медицина учреждениесе белән Артур Васильев җитәкчелек итә.
Валерий Шрыков 7 хезмәткәрнең һәркайсына чәчәкләр бүләк итте. Хезмәткәрләр үзләренә карата булган игътибар өчен рәхмәтләрен белдерделәр.