Мамадышлылар Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гражданнарны тематик кабул итүендә катнаша алалар

2020 елның 19 июне, җомга

2020 елның 23 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы - Татарстан Республикасының баш суд приставы тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.

Кабул итүгә алдан  (843) 236-41-80 телефоны буенча (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе)язылырга кирәк.

Гражданнар Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка «Skype», «Zoom» яки «WhatApp»программалары аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International