18 июньдә Татарстан территориясендә, шулай ук Казанда урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Җил секундына 15-20 метр тизлектә исәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, пәнҗешәмбе, 18 июньдә һава температурасы +23 градус, җомга, 19 июньдә +24 градус булачак дип хәбәр иткән иде.