Visit Tatarstan сайтында Мамадыш районы турында мәгълүмат пәйда булды. Актив ял итәргә яратучыларга район буйлап сәяхәтне «Кирмән җыены» экскурсия программасыннан башларга, Кирмәнчек шәһәре, ул урнашкан биек тау астыннан агып чыккан бик күп төрле минераль матдәләргә бай җиде чишмә, янәшәдәге Ханнар зираты — чынлап та, бик тә изге урыннар бит бу. Төрле риваятьләргә караганда, әлеге үзәнлектә — чишмәләр янында җәйге резеденцияләре Гәрәйханга (Граханьга) барышлый Сөембикә-ханбикә дә тукталып ял итә, чишмәләрнең сихәтле суын эчә торган булган. Риваятьнең мондые да бар: сөекле ире Сафагәрәй һәлак булганнан соң, Сөембикә, бирегә килеп, бик озак елаган, шул урында тагын бер чишмә тибеп чыккан, имеш. Халык аңа Күз яше чишмәсе (хәзер ул Күз чишмәсе дип йөртелә һәм күзгә бик файдалы диләр) дип исем биргән.
Шәһәрнең үзендә туристлар «Яшьлек» скверы, Нократ яр буе буйлап йөри, Совет урамында сәүдәгәрлек атмосферасына күтәрелә һәм Мамадышның иң югары нокталарыннан берсе - Гражданнар сугышы елларында аяусыз сугышлар булган Пузанка тавына күтәрелә алачаклар.
Программаның икенче көнендә ял итүчеләрне туган якны өйрәнү музее белән танышу көтә, анда районның Толстой исеме белән бәйләнеше, шәһәрдә үзенең «Арабелла»сының ничек барлыкка килүе турында да сөйләячәкләр.
Кунакларга сувенир ясау буенча мастер-класслар, тарихи костюмнардагы фотосессия һәм җирле продукция белән сәүдә объектларына бару тәкъдим ителәчәк.
Моннан тыш, Татарстанның Мамадыш районының «Бер юл – биш мәдәният» беренче рәсми туристлык маршруты районның туристлык потенциалын үстерү проекты кысаларында «Ел маршруты-2019» Бөтенроссия туристлык премиясе финалында «маршрутның иң яхшы идеясе»номинациясендә Гран-При яулады. Бу юл турында ла сөйлиячәкләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «атна эчендә 1001 ләззәт: туган Татарстанда ял ит» турына берничә шәһәр генә кергән, алар арасында Алабуга һәм Болгар да бар.
Тур турында тулырак мәгълүматны биредә белергә мөмкин: https://visit-tatarstan.com/guides/1001-udovolstvie-za-vykhodnye-/