"Игелек кыл" хәйрия акциясе кысаларында Мамадыш районының тагын ике күп балалы гаиләсе планшетларга ия булды.

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең «Игелек кыл» хәйрия акциясе кысаларында Мамадыш районының тагын ике күп балалы гаиләсе планшетларга ия булды. Бүген «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар район берләшмәсе җитәкчесе Эльмира Әхмәтова Вахит авылыннан Бинковлар һәм Соколка авылыннан Пустобаевлар гаиләләренә дистанцион укыту өчен гаджетлар тапшырды. Ике гаиләдә дә 5әр бала тәрбияләнә, ә әниләр-социаль өлкә хезмәткәрләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International