Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче территориаль бүлеге үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатыннан, 2020 елның 18 июнендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр идарәнең территориаль бүлегендә (Мамадыш ш., Пугачев ур., 2 йорт) эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында эшкуарларны бердәм «Ачык ишекләр " көнендә кабул итү 8(85563) 3-98-86 телефон номеры буенча алдан язылып булачак.